Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Яңа Тинчәле авылында яшәүче Сәфинә Алиуллова мунча себеркесе бәйләргә өйрәтә

Яңа Тинчәле авылында яшәүче мунча себеркесе бәйләү остасы Сәфинә апа Алиуллова киңәшләр бирә.

 

Аның әйтүенчә, иң, файдалы себерке – каенныкы. Тик аны дөрес пешекләргә кирәк. Күпләр  кайнар суда пешерү дөрес, дип уйлый, тик ялгышалар. Җылы суда юешләтеп, аннары кызган мич ташына куеп торырга кирәк.  Сеюерке шулай файдалы матдәләр бүлеп чыгара. Ул сулыш юллары өчен файдалы. Аннары каен үзе табигый антисептик та. Яраларны тизрәк төзәтергә ярдәм итә. Каен себеркесен спортчылар да файдаланырга ярата. Чөнки ул буыннар “табибы”. Пешкән себеркене аяк-кулларның авырткан урыннарына куеп торсаң, авырту кими, арыганлык бетә.

Себеркеләргә төрле шифалы үләннәр кушып бәйләсәң, икеләтә файдасы бар.

– Күбрәк әрем кушам. Аны аерым да бәйләгәнем бар. Сулыш юллары өчен сихәте зур. Бигрәк тә салкын тиеп, чирләгән вакытта кулланырга кирәк. Ул бронхларны киңәйтә, үпкәләргә кислород керүне арттыра. Үзем шәхсән сынаганым бар. Тире күзәнәкләрен ныгыту үзенчәлеге дә бар, - диде Сәфинә апа.

Җәйнең башка шифалы үләннәрен дә себеркегә кушсаң, зыяны юк. Миләш ботакларын кушып бәйләсәң, начар энергияләрне чыгара. Тал ботаклары тынычландыра. Халык телендә юкка гына: “Тынычланасың килсә, сереңне сөйлә талларга”, дип әйтмәгәннәр.

Җәй көне бакча җиләкләренең яшь агачлары ботакларын җыеп калырга кирәк  – кура җиләге, карлыган, чия ботаклары сулыш юллары өчен файдалы. Өстәвенә мунчада иснәп туя алмаслык ис чыгара, бернинди эфир майлары кирәкми.

Кан басымы, йөрәк, үзәк нерв системасы авырулары белән чирләүчеләргә имән себеркесе яхшырак. Тиресе майлы, тире авырулары белән интегүчеләргә дә ул яхшы. Имәннәрнең яшьрәкләрен, әле куак кадәре генә үскәннәрен җыярга кирәк. Себеркегә аскы һәм урта ботаклары бара.

Ботакларның “бит” ягын эчкә калдырып бәйлиләр һәм караңгы, коры, җиләс урында киптерәләр.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев