Буа районы Иске Суыксу авылы бәйрәмендә кул көрәшендә Россия чемпионы Флера Хәлимованы Гөлчәчәк Җамалетдинова җиңгән.
80 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә хатын-кызлардан
быел Иске Суыксу кызы Гөлчәчәк Җамалетдинова әлеге авыл килене Флера Хәлимованы җиңгән. Менделеевск кызы, Иске Суыксу килене моннан берничә ел элек армрестлинг буенча Россиядә чемпион булган иде.
Флера Хәлимованың икенче урын, дип игълан иткәч, халык сәхнәдән ышанмыйча күзәтте һәм,ах, итте! Ничек инде, Россия чемпионын кем җиңгән?!
- Гөлчәчәк көчле көндәш. Бу чиста җиңү булды. Өметле алмаш үсә, алдан әзерләнәләр һәм үзләренең көчле булуларын дәлиллиләр. Молодец, - диде бу хакта Россия чемпионы булган Флера Хәлимова үзе. Гөлчәчәк Җамалетдинова Иске Суыксу кызы, көрәш буенча Буа районында дан тоткан Җамалетдиновларның килене.
Нет комментариев