Антирейтингка республиканың төрле төбәкләреннән күп кенә оешмалар керде. Бу исемлектә Буа районыннан бердәнбер вәкил булып «ПМК-5» ҖЧҖ тора.
2026 елның алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы теркәлгән.
Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әлеге предприятиеләрнең җитәкчеләрен йөртүчеләрнең дисциплинасын контрольдә тотарга, даими рәвештә инструктажлар үткәрергә һәм тәртипсез хезмәткәрләрне рейсларга чыгармаска чакыра. Чөнки статистикадагы һәр сан артында – юлларда кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә булган чын куркыныч ята.
Нет комментариев