Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы «Заря» агрофирмасының Янтуган авылы кырларында уҗым бодае мул үскән

Буа районы хуҗалыкларында көзге культураларны суктыра башладылар.

 

Район хуҗалыкларында урып-җыю дәвам итә. Уңышы җыеп алынган иң күп мәйданнар урак кампаниясен беренчеләрдән булып башлап җибәргән “Заря” агрофирмасында. Сишәмбе көнне аның “Дружба” бүлекчәсендә эш барышы белән танышып кайттык. Янтуган авылы янындагы 251 гектарлы кырда сигез комбайн эшли. Әле берсе, әле икенчесе кыр башында торган автомобильләр янына чыгып бункерындагы алтын бөртекләрне әрҗәгә “коя”. Гадәттә, машиналар комбайннар янына барса, бу көнне моңа җирнең дымлы булуы мөмкинлек бирми иде. Тагылмалы “КамАЗ”лар төягән килеш кырдан йөри алмаганга шундый карарга килгәннәр. Аннан кыры да озын түгел.

– Уҗым бодае өлгергән, уңыш әйбәт. Тизрәк җыеп аласы килә. Алда язгы культуралар көтә. Яңгырлар гына аяк чалмасын. Калганына без әзер, хәлдән килгәннең барысын да эшлибез, – ди 48нче урагын, шуның 35енчесен комбайн штурвалы артында каршылаучы Салих Әхмәдуллин. Узган ел ул 30 мең центнер ашлык суктырып алган. Быел күрсәткечләре тагын да күбрәк булсын өчен тырыша район гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылар рәтендә булган алдынгы комбайнчы. Шуңа озак тоткарламадык.

 

Саннар турында бүлекчә агрономы Роберт Габбазовтан сораштык.

– Әлеге кырдан уңыш һәр гектардан 40 центнер тәшкил итә. Быел игеннәр өчен һава торышы уңай килде. Яңгыры да вакытында яуды, кояшы, җылысы да булды. Комбайннар төзек, суктырылганны ташырга автомобильләр җитә, ягулыкка кытлык юк. Өметебез – югалтуларсыз җыеп алу, – ди ул. Моның өчен комбайннарны алдан җентекләп әзерлиләр. Аларны яңартып та торалар. Агрофирма генераль директоры урынбасары Мөнип Хөсәенов әйтүенчә, быелгы сезонга 10 мең тонна бөртек сыйдырышлы дүрт яңа “кыр корабы” кайтарылган.

“Дружба”га аталганы без килгән көнне башка бүлекчәдә эшли иде. Әледән-әле явып торган яңгырлар гына аларга тулы көнне файдаланырга мөмкинлек бирми диярлек. Кырга кайчан иртән үк, кай көнне төштән соң чыгалар. Бөртекләрнең дымлылыгы да шул сәбәпле “уйнап” тора. Агроном сүзләренә караганда, ул 13 проценттан түбән булган бөртекләрне орлыкка алалар. Югарырак дымлылыктагыларын элеваторга җибәрәләр. Коры һава торышы урнашканда, ул көн саен 2 процентка кимеп барачак.

Дружба” комбайнчылары алдында бөртеклеләрдән барлыгы 2 мең гектарда уҗым культуралары, 2,5 мең гектарда язгы бодай, 1200 гектарда арпа уңышын җыеп аласы бар.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев