Буа районында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләренең соңгысы узды
Буа районында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләренең соңгысы узды
Зур сөйләшү “Кыят” җәмгыятендә оештырылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, урынбасары Дмитрий Яшин, Идел аръягы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, профильле ведомстволар, аграр бизнес вәкилләре катнашты. Җыеп әйткәндә, әлеге чара республиканың төрле районнары белгечләренең авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Моның өчен “Кыят” җәмгыяте, төгәлрәге аның сорт сынау участогын сайлау да юкка түгел.
Ел саен республикада дүрт зонада үткәреп киләбез семинар-киңәшмәләрне. Аларны орлыкчылык, үсемлекчелек белән профессиональ шөгыльләнүче хуҗалыклар территорияләрендә оештырабыз. Сорт сынау участокларында төрле бөртекле культураларның 100-150ләп сорты игелә. Теләсә кайсы предприятие, белгеч бирегә килеп аларны игү технологияләре, саклау чаралары белән дә таныша ала, – диде Марат Җаббаров, семинарларның максатын билгеләп. Ул берочтан урак барышы белән дә таныштырып китте. Аның әйтүенчә, бүген барлык районнар диярлек урып-җыю кампаниясен башлап җибәргән. Аны уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Техника әзер, ягулык җитәрлек күләмдә тупланган. Бүгенге көнгә 100 мең гектар тирәсе мәйданда бөртеклеләр суктырылган. Һәр гектардан уртача чыгыш 40 центнердан күбрәк тәшкил итә. Көзге рапс тулысынча җыеп алынган. Әлеге культурага килгәндә, аны игү технологиясенә аерым тукталдылар киңәшмә барышында. Белгечләр раславынча, көзге рапс язгысына караганда уңышны 1,5-2 тапкырга күбрәк бирә. Шул ук вакытта корткычларга каршы көрәшкә чыгымнар азрак тотыла, сатуда проблемалар юк. Аны игүдә иң беренче чиратта чәчү срокларын сакларга кирәк. Ул 5-15 август аралыгында булырга тиеш. Көзге рапсның гына түгел, бөртекле көзге культураларның өстенлекләре дә кабат-кабат ассызыкланды, шулай ук көзге чәчүгә әзерлекнең актуаль мәсьәләләре каралды. Быел туфракның алдагы еллардан аермалы буларак, дымга туенуына басым ясадылар. Семинарда катнашкан белгечләр тарафыннан һава шартлары да җентекле анализланды. Климатик шартларны чагыштыру быелгы сезонның явым-төшемнәр буенча 2022 елга якын булуын күрсәтә.
Киңәшмәдә барышында минераль ашламаларны нәтиҗәле куллану, дым саклау, авыл хуҗалыгы метеомониторингы, үсемлекләрне сыек ашламалар белән тукландыру, туфракны агрохимик анализлау, бөртек сыйфатын үстерү, цифрлы чишелешләр, мелиорацияне үстерүдә дәүләт ярдәме һәм башкалар турында сөйләштеләр. Төрле заманча техника күргәзмәсе дә оештырлган иде. Анда куелган комбайн “Кыят” кырларын инде иңли. Генераль директор Владимир Грачев техникадан бик канәгать булуын әйтте. Җәмгыять мелиорация программасы ярдәменнән дә файдаланган. Башкаларга да киңәш итте. Ул шулай ук эшчәнлекләре, үсемлекчелектә ирешелгәннәре белән дә таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев