М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы үз эшен Буа районының Иске Суыксу авылында башлады.
Күчмә табибларның төп максаты - җирле халыкка диспансеризация үткәрү. Мондый профилактик тикшерүләр иртә стадияләрдә җитди авырулар табарга һәм вакытында дәвалауны башларга мөмкинлек бирә. Ел башыннан "Дәвамлы һәм актив тормыш" милли проекты кысаларында мобиль поликлиника табиблары 5346 кешене карады һәм кирәкле дәвалау билгеләде.
Нет комментариев