Буа районында эшлекле киңәшмәдә: мошенникларга “бүләк ителгән” 24 миллион сум, башка урлаулар һәм СВОга гуманитар ярдәм турында
Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә мәдәни үсеш үзәгендә узган эшлекле киңәшмәдә төп сүз шулар хакында барды.

Иң беренче киңәшмәдә катнашучыларны райондагы криминоген хәл белән Буа эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Рәмис Галимов таныштырды. Районда чит мөлкәткә кул сузу очраклары арткан. Алар арасында хуҗалыктан автомобиль куып китү, банк исәбеннән акча, кесә телефоны, “Пятерочка” кибетеннән товар, техника өчен запас частьләр урлау кебек җинаять кылулар теркәлгән. Җинаятьләрнең иң зур өлешен мошенниклык очраклары алып тора. Быелның алты аенда әлеге закон бозулар аркасында зыян күрү очраклары узган елга караганда ике мәртәбә арткан – буалылар мошенникларга 24 миллион 877 мең сумнан күбрәк акча “биргән”.

Алданучыларның яртысына якынын 30дан 49 яшькәчә булган, эшкә сәләтле, керемнәре яхшы булган кешеләр тәшкил иткән. Рәмис Илдарович белдерүенчә, анализлау шуны күрсәткән, алдануның беренче сәбәбе - кешенең уйлап тормыйча ашыгуы. Телефонга килгән шалтыратуларны критик яктан бәяли белмәү. Алданган буалылар арасында дәваханә, ГазпромТрансгаз, Татавтодор, РЖД җәмгыяте хезмәткәрләре, пенсионерлар, шәхси эшмәкәрләр, студентлар, беркайда да эшләмәүче буалылар бар. Рәмис Галимов мошенникларга эләкмәүнең төп өч кагыйдәсе турында искәртте: белмәгән, таныш булмаган кешеләргә беркайчан да паспорт, СНИЛС кебек шәхси мәгълүматларны бирмәскә, СМС кодлары номерларын әйтмәскә, телефоннарга килгән шикле ссылкаларны ачмаска кушты.

Шулай ук юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искәртте. Исерек килеш руль артына утыруның 30 очрагы теркәлгән, ДТПга китергән төп сәбәпләрнең берсе – тыелган урында каршы як полосага чыгу. Буалы инспекторлар шундый 39 кагыйдә бозу очрагын теркәгән. Киңәшмәдә миграция законнарын бозу очракларына һәм ДНДларның эшчәнлегенә дә аерым тукталдылар.
Киңәшмәне алып барган Ранис Камәртдинов мошенниклык очраклары турында коллективларда мөмкин кадәр киңрәк, ешрак аңлату эшләрен алып барырга чакырды. Һәрбер тиенгә сак карарга кирәк, диде ул.
Тиздән районнан делегация махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләр янына барачак. Әлбәттә егетләргә иң кирәкле әйберләрне сатып алу буалылар ярдәме белән оештырыла.
- Буалылар, оешма-предприятиеләр коллективлары, авыл хуҗалыгы оешмалары, фермерлар барысын да санап үтү мөмкин түгел, ярдәм итүчеләр бик күп. Әмма шул ук вакытта бүгенге көндә безнең арада бер тиен белән дә ярдәм итмәүчеләр бар. Уйланыгыз, анда безнең егетләр, алар безнең тынычлыкны саклыйлар, диде Ранис Камәртдинов. Ул буалыларга тагын бер мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте. СВО барган зонага бу юлысы җиңел автомобильләр алып барырга җыеналар. Хәрбиләр аларны үзләренә хәрби задание өчен үзгәртеп ясаячаклар.
-Бәлки кемдәдер кирәкмәгән автомобиль бардыр, хәбәр итегез. Көпчәкләре, двигательләре яхшы булса, анда егетләр аны эшкә яраклы хәлгә китерәчәкләр. Гуманитар йөк илтергә ике атнадан азрак вакыт калып бара, сездән ярдәм көтәбез,- диде ул.
Киңәшмә ахырында районның төрле структураларында хезмәт куючы һәм үз вазыйфаларын башкаруда аеручы тырышлык күрсәткән хезмәткәрләр бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.

Нет комментариев