Буа районында яшәүчене мошенниклар 20 миллионга алдаган
Агымдагы елның май башында Буа районында яшәүче 64 яшьлек ир-атка Пенсия фондыннан аның булачак пенсиясен исәпләү өчен чиратка куелуы турында СМС-хәбәр килә.
Аннары аңа Пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлыйлар һәм ул СМС аша килгән кодларны аларга әйтеп бирә. Аннан соң үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез затлар аның исеменә кредитлар рәсмиләштерелүен һәм акчаларны саклап калу өчен аларны алып, курьерларга тапшырырга кирәклеген хәбәр итәләр. Тикшерү барышында ачыкланганча, җинаятьчеләр, Буа районында яшәүче кешенең “Дәүләт хезмәт күрсәтүләре” (Госуслуги) порталын кулланып, имештер кредитларны ябу сылтавы белән, якынча 20 миллион сум акчаны үзләштергәннәр. Зыян күрүче бу акчаны Казан шәһәренең үзенә таныш булмаган урынында курьерларга тапшырган. 2026 елның 11 июнендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 бүлеге һәм 272 маддәсенең 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.
Анализ күрсәткәнчә, алдау очракларының якынча 41 проценты 30 яшьтән 49 яшькә кадәрге югары керемле кешеләргә туры килә, моның төп сәбәпләренең берсе — ашыгу. Потенциаль корбаннар хәлне бәяләргә дә өлгерми калалар.
Буа районында 2026 елның 6 аена дистанцион мошенниклык һәм банк счетларыннан акча урлау очракларыннан килгән гомуми зыян ике тапкыр арткан һәм 24 миллион 847 мең 255 сум тәшкил иткән.
Үзегезне ничек сакларга:
Сезнең элемтә операторында яки банкта номер билгеләүче сервисны тоташтырыгыз — ул шикле шалтыратулар турында кисәтә ала.
Якыннарыгызга мондый алдау схемалары турында искәртегез, алар да сак булсыннар.
Әгәр сез мошенникларга кодны әйтеп куйгансыз икән, шунда ук бу номерга бәйләнгән барлык карталарны блокка куегыз, банкка хәбәр итегез һәм “Дәүләт хезмәтләре”, электрон почта һәм социаль челтәрләргә керү мөмкинлеген тикшерегез.
Барлыгы өч куркынычсызлык кагыйдәсен тотарга кирәк: беркемгә дә үзенең шәхси мәгълүматларын һәм СМС аша килгән кодларны бирмәгез; шикле сылтамаларны ачмагыз һәм сезгә таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәсе буенча бернинди гамәлләр дә кылмагыз. Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев