Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында юл-транспорт һәлакәте булды, 10 яшьлек бала зыян күргән

Машина рулендә баланың әтисе булган.

 

 

10 июльдә сәгать 12:05 тә Буа районының Ташкичү авылы янында, Волнистан-Кыят-Яшевка автомобиль юлының 7 нче чакрымы + 500 метрлы участогында, 1975 елгы «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе, Ташкичү авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлекне сайламаган, руль белән идарә итә алмаган, юлның йөрү өлешендә транспорт чараларын урнаштыру кагыйдәләрен бозган, юл читенә төшеп киткән һәм киртәгә бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Лада Гранта» автомобиленең 2016 елгы пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм үзәк район дәваханәсенең кабул итү бүлегенә китерелгән. Тикшерүдән һәм беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, ул үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә дәвалануга салынган.

Мәгълүмат һәм фотолар район Дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән алынды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев