Урып-җыюга беренчеләрдән булып “Заря” һәм “Авангард” агрофирмаларында керештеләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә алар тарафыннан барлыгы 1218 гектар мәйданда көзге бодай җыеп алынган. Бөртекләрнең дымлылыгы әлегә 17-18 процент тәшкил итә, шуңа ашлыкны элеваторга тапшыралар.
Кичәле-бүгенле уракка “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы һәм “Кыят” җәмгыяте дә чыкты.
Нет комментариев