Күпкатлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә агач утыртуда актив катнаша.
Шул рәвешле йорт каршысындагы наратлар коммуналь хезмәтләр тырышлыгы белән генә түгел, яшәүчеләрнең үз куллары белән барлыкка килә. Күптән түгел булып узган киңәшмәләрнең берсендә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов яшәү өчен уңайлы мохит булдыруның мөһимлеген ассызыклады
- Безнең йортлар тирәсендәге территорияләр уңайлы һәм яшел булырга тиеш. Агачлар утыртылган ишегаллары - ул матур һәм экологик чиста", - диде ул.
Шәһәр халкы бу инициативаны хуплый. Мәсәлән, Роза Люксембург урамындагы 151 нче йорт буенча өлкән Елена Вахромова биредә 40 елдан артык яши. Ул бу хакта фикерен әйтте:
- Хәзер ишек алдында саф һава суларга рәхәт булачак. Барлык кешеләр исеменнән район җитәкчелегенә һәм идарәче компаниягә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Нинди генә үтенеч булса да, алар һәрвакыт каршы киләләр. Хәзер без бу агачларны карыйбыз, даими рәвештә өмәләр оештырабыз һәм чисталыкны яратабыз, - диде Елена Ивановна.
Идарәче компаниянең генераль директоры Марсель Бикмуллин сүзләренә караганда, алар карамагында 158 йорт бар. Территорияләрне яшелләндерү эше алга таба да дәвам итәчәк
-Яшел ишегаллары – барчабыз өчен дә матурлык. Без һәр ишегалды уңайлы ял итү урынына әйләнсен өчен барысын да эшләячәкбез ", - дип өстәде ул.
Район җитәкчелегенең, коммунальчеләрнең һәм халыкның яшелләндерү буенча уртак хезмәте киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Нет комментариев