Мәдәни үсеш үзәге каршында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә бүген чын мәгънәсендә дуслык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде.
Буалылар Россиядә зурлап билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көнен танатаналы рәвештә бәйрәм иттеләр. Татар халкының милли ризыклары куелган өстәл янында милли киемнәрдән кызлар-егетләр рус, чуаш, әзербәйҗан, таҗик милләтле дусларын чәк-чәк, кайнар коймак белән сыйласа, рус өстәле артында кызлар кабарып пешкән рус милли ризыгы лепешка, әче камырга ясаган кайнар коймак белән сыйладылар. Чуаш фольклор ансамбле бәйрәмгә килүчеләрне чуашча җырлар, биюләр белән каршылды. Шуннан көнчыгыш көйләре кушылды: районда яшәүче башка милләт халыклары үз телләрендә салмак кына җыр суздылар. Буа районы күпмилләтле зур бер гаилә – бәйрәмгә килгән һәркем шулай диде.
Аннан төрле милләт вәкилләре сәхнәдә һәм тамашачы залында урын алдылар.
Буалыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов тәбрикләде.
- Россия дәүләтендә 190 милләт яши һәм алар үз телләрендә аралашалар, горефгадәтләрен, мәдәниятләрен саклап, буыннардан-буыннарга тапшыралар. Бүгенге чара моңа бер дәлил, кечкенә генә Буа районында да дистәгә якын милләт вәкилләре бер гаилә булып яшиләр. Без бердәм булуыбыз белән көчле, - диде ул .
Аннан сәхнәгә милли киемнәрдән төрле милләт вәкилләре чыкты – татар, рус, чуаш, әзербәйҗан, үзбәк, таҗик, гарәп, беларус кызлары һәм егетләре. Алар бар да безнең районда яши, биредә гаилә корып, төпләнеп яшәүчеләре дә күп. Алар үзләре белән таныштырып, барлык милләтләр белән дә дус-тату булып яшәүләре турында сөйләделәр. Бәйрәм төрле телләрдә җыр, биюләр белән дәвам итте.
Нет комментариев