Чимал бүлегенең капкасыннан татлы тамыр төяп кергән автомобильләр өчен ул “диспетчерлык” тукталышыннан башлана.
Ә заводлылар телендә “браковка” дип йөртелгән әлеге ноктада нигездә техниканың бүлектәге соңгы тукталышы, ягъни чималны кайсы кагатка бушатырга кирәклеге күрсәтелә. Бернинди сүз белән аңлату да, бармак төртеп күрсәтү дә кирәкми – барысы да автоматлаштырылган. Иң элек автомобиль килеп туктауга, махсус брелоктагы чөгендерне җибәрүче, аны алып килүче турында мәгълүмат укылып, компьютергә кертелә.

– Мин каршымдагы экраннан кайсы кагат янында ничә машина чират көтүен карап, аларның азрак булганын сайлыйм. Ә автомобиль йөртүче моны урам яктагы экраннан укып белә, – ди диспетчер Галина Фатыйхова.
Билгеләнгән тәртибе бар
Анда барып җиткәнче машина әле “үлчәү”, “чимал лабораториясе” тукталышлары аша да уза. Соңгысына барысы да керми, моның билгеләнгән тәртибе бар, диделәр. Сүз уңаеннан, тукталышларда тупланган бар мәгълүмат чыгу диспетчерлык хуҗалыгында автомобиль йөртүчегә кәгазь вариантта биреп җибәрелә. Ә без, киресенчә, үлчәү хуҗалыгында тукталып тормадык, ә китерелгән чималдан күпме шикәр комы эшләп чыгарыласын чамалау мөмкин булган лабораториягә кердек: шикәрлелеге 16,5 процент булган 1 тонна чөгендердән 130 килограмм чыга икән ул.
Бинасы зур булмаган әлеге лабораториядә шикәрлелектән тыш чималның пычраклылыгын да тикшерәләр һәм анысы беренче эш итеп башкарыла. Автомобиль әрҗәсеннән щуп ярдәмендә 46- 52 килограмм тирәсе ч ө г е н д е р а л ы н ы үлчәнә һәм югычка салына. 1 минуттан – конвейерга. Биредә аларны чистарту кул белән башкарыла. Хезмәткәрләр чөгендерне яшеллектән, тамырларыннан арындыралар, черекләрен алалар һәм кабат үлчәүгә озаталар. Ике үлчәү аермасыннан формула ярдәмендә пычраклык күләмен исәпләп чыгарыла.

– Чөгендерне казырга керешкән яңгырлы вакытта ул югары иде. Хәзер чиста килә. Пычраклылык уртача 8-9 процент тәшкил итә, – ди чимал буенча инженер-химик Наталья Федорова.
Пычрак шикшр күләмен киметә
Аның әйтүенчә, озакка сузылган явым-төшем татлы тамырны балчыкка батырып кына калмый, ә шикәрлелекне дә киметә. Инде анысы да, былтыргы күрсәткечләргә җитмәсә дә, арта бара. Без барган октябрь азагында ул уртача 16,93 процент тәшкил итә иде. Ш и к ә р л е л е к н е билгеләү өчен юылган, чистартылган чөгендер чираттагы нокта - да ваклатып боткага әверелдерелә. Шуннан алынган 26 грамм тирәсе ботка кургаш серкәсе эремәсе салып сыеклатыла һәм сөзелә. Поляриметрда чиста сокның шикәрлелеге ачыклана һәм компьютерга кертелә. Шикәр буенча химик анализ лаборанты Венера Кәримова безнең каршыда билгеләгән шикәрлелек күләме 17 проценттан артыграк булды. Аның кайсы хуҗалыктан килүенә җавап бирә алмады.

– Без моны беркайчан белеп эшләмибез. Каршыбызда штрих-кодлар гына. Аларның кайсы хуҗалыкка туры килүе бухгалтериядә. Безнең бурыч – шикәрлелекне төгәл билгеләү, – ди әлеге хезмәтне 34 ел дәвамында башкаручы, берничә станок “хуҗасы” Венера Кәримова.
Газетаны басмага бирер алдыннан Наталья Владимировнадан соңгы мәгълүматларны белештек. Аның әйтүенчә, т ә ү л е к л е к у р т а ч а шикәрлелек күләме 17,38 процентка җиткән. Ә чөгендернең чимал бүлегендәге соңгы тукталыш кагаттан завока агып кереп шикәргә әверелгәнче озын юл узасы бар әле. Анысы белән танышырга да исәп тотабыз.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Нет комментариев