Буадан бу әниләр һәм кызлар өчен тәрбияче һөнәре гаилә эшенә әверелгән
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан бу әниләр һәм кызлар өчен тәрбияче һөнәре гаилә эшенә әверелгән

Мондый “дуэт”ның әйтеп бетергесез плюслары бар!

 

 

И. Мөхәммәтҗанова фотосы

 

 

Әнидә – гакыл, тәҗрибә, ә балада – яңалык, заман рухы, энергия. Бу тандем бик зур көчкә ия ләбаса!  Буа районында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрдә эшләүче дүрт педагогның кызы әнисе һөнәрен сайлаган.  Болар Буадан Оксана һәм Алсу Нигъмәтҗановалар,  Равия Ситдыйкова һәм кызы Айсылу Латыйпова, Лилия Мәүлетшина һәм кызы Диләрә Шахаева, Адав-Толымбайдан Розалия һәм Рәзилә  Хөснуллиналар.  Алар төрле, әмма әниле-кызлы коллегалар булып китү тарихы гаҗәеп охшаш булып чыкты.

И. Мөхәммәтҗанова фотосы

“Полк кызы”

Әниле-кызлы Оксана Николаевна  һәм Алсу Илшатовна “Аленушка” балалар бакчасында “бер командада” эшлиләр. Икесе дә тәрбияче.  Өлкән коллеганың педагоглык стажы 27 ел, кызыныкы - өч. 

- Алдан “Ромашка” бакчасында эшләдем. 2003 елдан бирле “Аленушка”да. Алсу биредә үсте, дисәң дә була.  Хәтерлим  икенчегә йөкле булганда кызыма 6 яшь иде.  Малаймы, кызмы, дип кызыксына. Малай, дим. Алсу мин энкәшемне, синең кебек, үзем карыйм, дип гаҗәпләндерде. Ә мәктәптә укыганда икәү утырып сөйләштек. Әни, мин тәрбияче булам, диде. Каршы килмәдем, әмма җиңел булмаячак, дип кисәттем. Син яшь, әти-әниләр ышанырлармы, син бит минем өчен һаман кызчык, - дим.

- Әни бакчадан ниндидер җылылык алып кайта иде. Әйбәт энергетика белән. Миңа да һөнәр сайлауда тәрбиячедән башка вариантлар булмады да кебек, - ди Алсу үзе.

Кызның, КФУ тәмамлап, әнисе эшләгән коллективка эшкә кайтуы да  һич очраклык түгел.  Өч-дүрт яшьлекләр төркеменә билгелиләр. Әнисе белән икесе ике сменада.

 Тәҗрибәле тәрбияче белә:  кечкенәләр белән эшләү авыррак. “Кайгырма, кызың ничек кенә булдыра!”, дип юаталар коллегалары беренче вакытларда баласы өчен борчылган Оксана   Николаевнаны. Нәниләр күңелләрне йомшак мөгаләмә  белән “әсир итә” Алсу Илшатовна. Ә авыррак моментларда иң кыйммәтле киңәшләр бирергә янәшәдә өлкән коллегасы бар. Җитмәсә ул әни дә...

И. Мөхәммәтҗанова фотосы

“Кич бездә “педсовет”

Әниле-кызлы Хөснуллинналар парында Розалия Мансуровна гаять  тәҗрибәле остаз, Адав-Толымбай балалар бакчасы мөдире, кызы Рәзилә “Теремок” мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә яшь логопед.  Беренче һөнәре буенча инженер-технолог Розалия Мансуровна, озак та утми, отчетлар, сызымнар аныкы түгеллеген аңлый, аңа җан җылысы кирәк! Аннары педагогик белем ала.

“Бакчада тәрбиячеләрем әйбәт иде”, - ди ул, кемнәр күңелгә “оеткы” салганга ишарәләп. Ә хәзер аның үзен балалар “иң яхшы тәрбияче” диләр.  Кызы авызыннан  тәрбияче булам дигән сүз чыккач та тәҗрибәмне мирас итәргә кеше булачак, дип чын күңелдән сөенә әни.

- Мине дә балаларның әнине кебек яратуларын телим. Аңардан түземлелек, сабырлык  кебек сыйфатларны алам. Мин логопед булырга уйладым. Икебез ике бакчада эшләсәк тә, туган җилкәне гел тоям, - ди Рәзилә Робертовна.

Ә кичләрен очрашкач барлык сүз дә балалар, бакча турында. Бездә  “кече педсовет”, дип елмаялар әни белән кыз.

Фото Р. Ситдыйкованың шәхси архивыннан

“Безнең иҗади тандем”

Равия Ситдыйкова һәм Айсылу Латыйпова, әни белән кыз, икесе дә “Теремок” бакчасында эшли.  Равия Гыйлаҗевна, учреждениенең җитәкчесе һәм балалар өчен “садиктагы әни” . Бервакыт бер  тәрбияләнүчесе, рәсемдә аны үз әти-әниләре белән янәшә ясап, бу минем садиктагы әни, дип күздән яшьләр китергән иде.

Равия Гыйлаҗевна кызына үз һөнәрен сайларга басым ясамады. Айсылуны әнисенең “янып торган” күзләр белән эштән кайтуы “сихерләде” бугай.   Бүген мөдир яшь коллегасы белән горурлана.

- Айсылу технологияләрне яхшы үзләштерә һәм интерактив уеннарны кыю кертә, мин кызымнан белем бирүгә заманча карашка өйрәнәм, - ди ул. 

Ә яңа методикаларны һәм сценарийларны үзләштерү юлларын әни белән кыз хәтта чәй эчкәндә дә шулар турында сөйләшәләр.  Килешәсезме, җылы аңлашуга, бер-берсен тыңлауга, фикер алышуга, бер-берсенә җилкә куюга нигезләнгән мондый иҗади тандем  һәрвакыт продуктив эшли.  Бу иҗади пар әни белән кыздан торганда бигрәк тә...

Фото Л. Мәүлетшинаның шәхси архивыннан

“Ерактагы якын коллегам”

 

Әниле-кызлы педагоглар Лилия Мәүлетшина һәм Диләрә Шахаева икесе ике шәһәрдә яши, төрле бакчаларда эшлиләр. Лилия Рөстәмовна Буаның “Әкият” балалар бакчасы мөдире.  24 ел стажы бар. Ә кызы Диләрә Дамировна Казаннан ерак түгел Лаеш районына кергән “Бәхетле бәләкәч” бакчасында  тәрбияче. Аралар ерак булуга карамастан әни белән кыз якын коллегалар.  Лилия Рөстәмовнаны мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә хезмәт юлы музыкаль җитәкче вазифасыннан башлана.

- Музыка мине баланы, аның дулкынлануын, кызыксынуын ишетергә өйрәтте.  Хәзер үзем бакча җитәкчесе булгач та бу сәләтем расписание төзүдән алып утренник оештыруга кадәр ярдәм итә.  Ә һөнәрем безнең гаилә тарихына әверелү минем өчен бик кыйммәтле, - ди ул.

Әнисенең көндәлек ыгы-зыгысын,  документлар җыюын, тырыша-тырыша бәйрәмнәр әзерләвен, ә аннары нәниләрнең аңа якын итеп сарылуларын үз күзләре белән күреп үскән кызы  педагог булуның ул идеаль отчетлар түгел, ә бала дөньясы булуын аңлый.  

- Кызым тәрбияче һөнәре сайлагач, безнең тагын бер уртак территориябез барлыкка килде – һөнәр территориясе. Без анда әни белән кыз гына түгел, бер телдә сөйләшүче ике педагог та. Бер хәлгә төрле күзлектән карап карыйбыз. Кызымның  үз эшенә күңел бирүе, күме көч сарыф итүе миндә аңа карата хөрмәт тудыра, – ди Лилия  Рөстәмовна.

Еш кына әни тәрбияче кызында үз тавышын, уртак принципларны тоя, ә  яшь коллегасыннан ул бала тәрбияләүгә яңа караш, яңача якын килүне үзләштерә. 

- Балаңның нәселеңнең генә түгел, һөнәреңнең  дә дәвамчысы булу  әни белән кызның якынлыгын тагын да ныгыта, - ди Лилия Рөстәмовна.

 

“Бертуган җаннар”

Шушы көннәрдә “Аленушка” балалар бакчасы базасында   “Кызлар-әниләр” һөнәр берлеге акциясе кысаларында “Бертуган җаннар” дип аталган җылы очрашу булды.  Анда  Буадан әниле-кызлы Оксана һәм Алсу Нигъмәтҗановалар,  Адав-Толымбайдан Розалина һәм Рәзилә Хөснуллиналар, Кама Тамагыннан  “Родничок” балалар бакчасында эшләүче Светлана Юрсланова һәм кызы Алена Старостина, Чүпрәледән Алешкин Саплык авылы балалар бакчасыннан Галина Абязова һәм аның Буадагы “Ромашка” балалар бакчасында эшләүче кызы Наталия Ершова катнаштылар.

И. Мөхәммәтҗанова фотосы

И. Мөхәммәтҗанова фотосы

Бу бәйге дә, дәрес тә түгел, ә җылы аралашу булды. Әниләр һәм кызлар гаилә хуш исе уйлап таптылар, софт-чехоллар иҗат иттеләр, табын бизәргә өйрәнделәр. Бер-берсенең җырларын таныдылар. Ә  финалда алар бер-берсенә матур теләкләр язып, җылы кочаклаштылар.

 Әлеге акция гаилә “дуэтының” нинди көч булуын, әниләрнең һәм кызларның бер-берсен ничек отышлы тулыландыруларын ачык күрсәтте. 

Фото И. Сабирҗанованың шәхси архивыннан

-Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен  “Кызлар-әниләр”  һөнәр берлеге гаилә проекты Мәктәп белеме бирү елына багышланган. Ул гаилә җепләрен ныгыта һәм педагог һөнәрен буыннан буынга күчерергә, тәрбияче престижын үстерергә ярдәм итә, - ди акцияне оештыручы – Бөтенроссия мәгриф һөнәр брлекләренең Буа территориаль оешмасы рәисе  Илһамия Сабирҗанова.

Ә әлеге чараның истәлеге итеп катнашучыларга һөнәр берлеге комитеты исеменнән үзләренең фотолары белән пар чәшкәләр  һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.


Нет комментариев