Ул брокер исәпләренә төрле алыш-бирешләргә инвестицияләр ясыйм, дип уйлап, акча күчерә.

Район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән тагын бер каза күрүче – 30 яшьлек буалы. 31 июль көнне ул “Телеграм” мессенджеренда боттагы ачык вакансияләр белән кызыксына, анда бирелгән сорауларга җавап яза.
Нәтиҗәдә ул “куратор” дип аталучы идарәсе астында, брокер исәпләренә төрле алыш-бирешләргә инвестицияләр ясыйм, дип уйлап, акча күчерә. Шул рәвешле 31 июльдән 11 сентябрьгә кадәр арада җәмгысе 1 миллион ярым сумга якын акчасыннан колак кага.
Инвестиция мошенниклары – гадәттә, бик яхшы психологлар. Алар сине нәрсә кызыксындырганны шунда ук абайлап алалар, күңелеңә юл табалар һәм шәхси средстволарыңны күчерергә күндерәләр.
Мондый хәлдә калмас өчен биш кагыйдәне истә тотыгыз:
1. Картагыздагы мәгълүматларны, СМС-хәбәрдәге, пуш-белдерү кәгазендәге кодларны беркемгә дә әйтмәгез.
2. Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез.
3. Ашыкмагыз. Банкта бервакытта да исәбегезне тиз-тиз тулыландырырга кушмаячаклар.
4. Банк һәм брокер турында мәгълүматны кат-кат тикшерегез. Алар банк учреждениеләренең рәсми сайтларында була.
Нет комментариев