Буада  Марат Җаббаров авыл хуҗалыгында  заманча фикерли торган яшьләр кирәклеген әйтте
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Марат Җаббаров авыл хуҗалыгында заманча фикерли торган яшьләр кирәклеген әйтте

Министр Альших авылында агротехнологик сыйныф ачу тантанасында укучылар белән тыгыз аралашты.

Марат Җаббаров БуадаҖиргә мәхәббәтне – мәктәп бусагасыннан

Аграр белем алу абруен күтәрү, а в ы л  х у җ а л ы г ы юнәлешендәге һөнәрне аңлы сайлау һәм фәннитикшеренү эшләренә кызыксыну уяту максатларын күздә тоткан “Генетика һәм үсемлекләр селекциясе” юнәлешендәге агротехнологик сыйныф Алших урта мәктәбендә 2024 елда эшли башлый.

Былтыр үсемлекләрне туфрак урынына субстрат кулланып үстерергә мөмкинлек бирүче гидропоника җиһазына ия булалар. Ә быелгы уку елында сыйныф кирәк булган барлык заманча җиһазлар белән тулылана. Бу исә “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектының “АПКда кадрлар” федераль проекты кысаларында һәм “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Укучылар проект белән таныштыраАПК милли проектлары

Тантана барышында иң күп рәхмәт сүзләре бүлмәләрне капиталь төзекләндерүгә һәм аларны җиһазлауга 8 миллион сумга якын акча юнәлткән “Ямбулат” рәисе Алмаз Фәсхетдинов адресына булды. Кунаклар укучыларны мондый мөмкинлектән максималь файдаланырга чакырдылар.

– Бүген алынган белемнәр тормышыгызда бик кирәк булачак. Әле вакыт һәм шундый ярдәм барында барысын да сеңдерергә тырышыгыз. Алда җиңелрәк булыр. Бүген авыл хуҗалыгы заманча белемле заманча яшьләр кирәк булган заманча авыл хуҗалыгы. Анда без бүген биредә тормышка ашырырга теләгәннең барысы да   бар. Укуыгызда уңышлар сезгә, – диде Марат Җаббаров.

Ул республикада 100дән күбрәк шундый агросыйныф эшләп килүен, аларның тармак белән практика аша танышырга: тәҗрибәләр үткәрергә, заманча җайланмалар белән эшләргә, үз проектларын булдырырга һәм предприятие белгечләре белән очрашырга ярдәм итүен ассызыклады.

Беренче проект

Агротехнология сыйныфында укучылар, моны раслап, “Гидропоника”, “Микроүсемлекләрнең анатомик төзелеше”, “Ашламаларның уңышка йогынтысы”, “Фасоль селекциясе” һәм башка юнәлешләр буенча үзләренең беренче проектларын тәкъдим иттеләр. Кунакларга “Агротехбиология” һәм “Агротеххимия” лабораторияләре буенча экскурсия дә оештырылды.

– Әлеге лабораторияләрдә укучылар биология белән химияне өйрәнеп кенә калмыйлар, ә чын тикшеренүләр белән шөгыльләнә алалар. Агротехнологик сыйныф укучыларыбызда җиргә мәхәббәт уятырга ярдәм итәр һәм киләчәктә тормышларын туган ягыбызның агропромышленность комплексы белән бәйләргә этәргеч бирер, дип ышанабыз, – ди агросыйныф җитәкчесе Надежда Мурзыкова.

Казан аграр университетының эш программасына нигезләнеп алып барылучы агрокласста сигезенче һәм тугызынчы сыйныфлар белем ала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев