Алар аны акчаларныңны “куркынычсыз исәпкә күчерәбез” дип алдаганнар.

Октябрь башында мошенниклар алдау юлы белән 65 яшьлек буалыны 7 миллион сумнан күбрәк акчасын үз исәпләренә күчерергә күндерәләр.
“Акчаларыгызны куркынычсыз исәпкә күчерәбез” дип ялганлау - мошенникларның күптән гамәлдә булган схемасы.
Алдан сезнең исемгә посылка килде, дип, СМС-хәбәрдәге кодны әйтеп бирүне сорыйлар. Аннары телефонга банклардан һәм микрокредит рәсмиләштерүче оешмалардан раслау кодлары килә башлый.
Аннары, кагыйдә буларак, үзен тикшерүче дип күрсәтүче шалтырата. Ул терминнар кулланып коры итеп сөйләшә, шалтыратуның рәсми булганына тәмам ышандыра. Ялган тикшерүче “шәхси мәгълүматларыгыз” читләргә билгеле булды, акчагызны кичекмәстән башка исәпкә күчерергә кирәк, дип “баш катыра” башлый. Имеш, банк хезмәткәре исәпне блокировкалау сәбәпле, күчерүне үзләре башкара алмыйлар.
Мошенниклар шулай буалының “башын бутап”, аның банктагы исәбендә күпме сумма булганын белешәләр һәм аларны “салдырып” штат киемендә килүче “хезмәткәргә” биреп җибәрергә кушалар. Имеш ул акчаларны вакытлыча “куркынычсыз исәп”кә салып тора. Шул рәвешле буалыны ышандыралар.
Исегездә тотыгыз: әңгәмәдәшегез сезне ашыктыра, басым ясый, катлаулы терминнар белән сөйли икән, бу тәгаен мошенниклар. Иң куркынычсыз исәп ул банкта рәсми ачылган исәп.
Нет комментариев