Сишәмбе иртәсендә Буа районын куе томан каплады.
Һава торышының кискен үзгәрүе сәбәпле, юлларда күз күреме бүген дә начар булып кала бирә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртән хәбәр итүенчә, күз күреме 50 мертга һәм аннан да азрак арада саклана.
Буа районы буенча дәүләт автоинспекциясе юлларда куркыныч саклануы турында кисәтә. Томан шул очраклары белән куркыныч: чөнки ул киртәләргә кадәр ераклыкны бәяләүне шактый кыенлаштыра. Төнге сәгатьләрдә температураның түбәнүюе сәбәпле, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Гадәттән тыш хәзлләр министрлыгы мөмкинлек булганда автомобильчеләрне һава торышы стабильләшкәнче ерак юлларга чыкмаска чакыра.
Нет комментариев