Буа районында “Кыят” хуҗалыгыннан автомобиль урладылар
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында “Кыят” хуҗалыгыннан автомобиль урладылар

Бу хакта район киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Галимов хәбәр итте.

7 июльдә 18.56 сәгатьтә полициянең  кизү тору бүлегенә ыят" хуҗалыгыннан билгесез кешеләрнең ак төстәге "Шевроле Нива" автомобилен куып алып китүләре турында хәбәр килде. Кайнар эз буенча җинаять ачылган,  аны кылуда шикләнелүчеләр гаебен таныйлар.


Нет комментариев