Буа районында махсус хәрби операциядә бурычын ахыргача үтәгән якташларыбызның дәүләт бүләкләрен бүген якыннарына тапшырдылар
Дүшәмбе киңәшмәсе махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның батырлыгын искә алудан башланды.
Район башлыгы Ранис Камәртдинов буалы егетләрнең илебезне саклауда керткән өлеше бәһасез булуын әйтте. Кызганычка каршы, югалтуларсыз мөмкин түгел, диде ул. Сәхнәгә дәүләт бүләкләрен алырга хәрбиләрнең якыннары күтәрелде.
Россия Президенты Указы нигезендә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары, үз-үзләрен аямаулары һәм бурычларына ахыргача тугры калганнары өчен Валерий Галашевның (һәлак булганнан соң) Батырлык ордены хатыны Гүзәлия Арсламовага, Владимир Захаровның (һәлак булганнан соң) Батырлык одены әнисе Римма Захаровага, Ранис Гайнановның (һәлак булганнан соң) Батырлык ордены әнисе Миләүшә Гайнановага, Марат Камалтдиновның Батырлык ордены (һәлак булганнан соң) хатыны Алсу Салахиевага, Александр Харитоновның Батырлык ордены (һәлак булганнан соң) хатыны Ольга һәм кызы Вероника Ильинага, Тимур Шәриповның Батырлык ордены (һәлак булганнан соң) уллары Данил, Дамир һәм хатыны Юлия Шәриповаларга тапшырылды.
Россия Президенты Указы нигезендә шәхси батырлыгы, хәрби бурычын ахыргача үтәве өчен Юрий Тарасовка үлгәннән соң “Суворов” медале тапшырылды. Хәрбинең Дәүләт бүләген әнисе Римма Тарасова алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев