Буа районында наркотикларның законсыз әйләнеше буенча көрәш дәвам итә
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында наркотикларның законсыз әйләнеше буенча көрәш дәвам итә

Быел “кәефләндергечләр” сатучы ике кешене тоткарлаганнар.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эш буенча урынбасары Фәнис Рәхимов белдерүенчә, күптән түгел 42 яшьлек иратны героин белән тоткарлаганнар. Ул “товарны” сату өчен әзерләгән булган. Бүгенге көндә әлеге факт тикшерелеп, судка җибәрелә. Быел тагын бер наркотик сату факты бар. Буа полицейскийлары Казанга барып, 1986 елгы ир-атны тоткарлыйлар. Ул буалыларга синтетик наркотик сатуда гаепләнә. Шулай ук узган ел ахырында районда яшәүче ир-атның шәхси йорты территориясендәге сарайда күп күләмдә марихуана табалар.


Нет комментариев