Буа районында полицейскийлар составында наркотик булган үсемлекләр үсү урыннарын эзлиләр. Дүрт җирдә тапканнар
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында полицейскийлар составында наркотик булган үсемлекләр үсү урыннарын эзлиләр. Дүрт җирдә тапканнар

Республикада, шул исәптән районда да 8 июльдән 17сенә кадәр “Мәк” оператив-профилактик чарасы бара.

 

Аның барышында полицейскийлар составында наркотик матдә булган үсемлекләрнең үсү, үрчү урыннарын эзлиләр. Участок вәкилләре районда дүрт урында кыргый үсүче киндер булган урыннарны эзләп тапканнар. Алар шәһәрнең Тимер юл, Вокзал урамнарында, Ырыңгы һәм Степановка авылларында. Бу фактлар буенча җаваплы затларга предписание бирелгән. Үсемлекләр юк ителергә һәм җире сөрелергә тиеш.


Нет комментариев