Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында укытучыларга өстәмә түләү чаралары турында мәгарифнең һөнәр берлекләре утырышында сөйләделәр

Буа районында укытучыларга өстәмә түләү чаралары турында мәгарифнең һөнәр берлекләре утырышында сөйләделәр

Педагогик хезмәткәрләргә региональ ярдәм итү безнең районда берничә юнәлешне колачлый. Беренчесе – югары һәм урта һөнәри уку йортын тәмамлап Буа районына эшкә кайткан яшь педагогларга бер тапкыр 50 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелү. Икенчесе –бер ел буена хезмәт хакларына өстәп 5 мең сум күләмендә акчалата ярдәм түләнү. Өченчесе – 1дән 4 елга кадәр эшләүче унике яшь педагог ел саен  Буа муниципаль башлыгы исемендәге  грантта катнаша ала. Үзләренең тәкъдим иткән эшләре белән җиңүчеләргә 20 мең сум премия түләнә. 2025-2026 уку елына 8 укытучы анда катнашырга теләк белдергән.  Дүртенчесе – предметлар буенча олимпиадаларга җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән педагогларга, җиңүләрнең дәрәҗәсенә карап, 5 меңнән 25 мең сумга кадәр түләү каралган. Бишенчесе – бөтенроссия һөнәр осталыгы конкурсының барлык номинацияләрендә нәтиҗәләргә ирешүчеләрне ( җиңүче, призер, лауреат) 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр бүләкләү карала. Һәп тагын өч юнәлеш буенча – авыл җирлегендәге мәгариф учреждениясендә  эшләүче педагогларга ,  яшь белгечләргә торак  арендалау өчен, ведомстволы бүләклүгә лаек булган педагогларга түләү карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев