Буа районында фермер Сәйдәш Мусин хуҗалыгында көнбагыш уңышын җыеп бетергән
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында фермер Сәйдәш Мусин хуҗалыгында көнбагыш уңышын җыеп бетергән

Быел фермер әлеге культурның бик иртә өлгерә торган сортын 110 гектарда чәчкән.

Уңышның уртача чыгышы 20 центнер тәшкил иткән. Көнбагышны суктырган вакытта көннәр коры булган. Улы Ильяс Мусин әйтүенчә, яңгырлы ел булса да, соңгы кояшлы көннәрдән файдаланып калырга өлгергәннәр. Уңышның дымлылыгы түбән. Амбарларга коры килеш салынган.

-Көнбагыш чиста, күгәрмәгән. Реализацияләүгә кадәр яхшы сакланыр дигән өмет бар. Коры булганда амбарларга салып калдык. Тик быел майлы культураларга бәя түбән. Килограммы 24 сум тирәсе генә. Узган ел 37 сумга кадәр булды. Шуңа әлегә саклауга салдык, бәлки кышка табан күтәрелер дигән өмет бар. Гадәттә көнбагышны Казан май комбинаты, Чебаксардагы май заводына сатабыз, ди- Ильяс Мусин. Фермер бүгенге көндә шикәр чөгендере уңышын җыеп алуга керешкән.


Нет комментариев