Буада  җитәкче кадрлар алмашты
Кичә, бүген, иртәгә

Буада җитәкче кадрлар алмашты

Райондагы өч хезмәт коллективына яңа җитәкчеләр килде.

 

 

Г. Камалетдинов фотосы.

 

Фото Буа районы сайтыннан

“Буа элеваторы” ЧҖҖ генераль директоры итеп Лилия Сәлимҗан кызы Галиева билгеләнде. Моңа кадәр ул әлеге предприятиедә баш бухгалтер булып эшләгән иде. Элеваторның элеккеге җитәкчесе Газинур Хәбибулла улы Хәкимов лаеклы ялга китте.

Фото Буа районы сайтыннан

Буа муниципаль районының мәдәният идарәсенә Габдрахманова Эльвира Наил кызы җитәкчелек итәчәк. Әлеге структура озак еллар Гыймранов Ринат Җәүдәт улы кул астында эшләгән иде.

Шулай ук Буа районара тикшерү бүлегендә дә җитәкчелек  алмашты. Анда начальник булып Айрат Фергат улы Мөхәммәдуллин билгеләнде.  Ә элекеге җитәкчесе Илнур Илһам улы Сабирҗанов күптән түгел Биектау районы тикшерү бүлеге җитәкчесе булды.

 


Нет комментариев