Буада ир-ат пенсионерның акча янгчыгын урлаган
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ир-ат пенсионерның акча янгчыгын урлаган

Шушы көннәрдә 64 яшьлек ир-атка карата суд карары укылды.

Ул быел апрель аенда 77 яшьлек пенсионер карчыкның акчасын урлаудан да тайчанмаган. Шәһәрнең К.Либкнехт урамындагы бер йорт каршында, ишек төбендә хатын-кызлар сумкасы ятуын күрә. Шуннан акча янчыгын ала. Анда 4900 сум акча була.

Судта ир үзенең гаебен таныды.  Аны суд 150 сәгатькә мәҗбүри эшләргә җибәрде.

Регина Исхакова,

шәһәр прокуроры ярдәмчесе.


Нет комментариев