Пенза шәһәрендә гомер итүче Евгений Владимирович Тереховның нәселе Буа районы белән бәйле. Бабасы Геннадий Николаевич Терехов Буа шәһәрендә туган.
Аның ата-бабалары икенче гильдия танылган сәүдәгәрләр булган. Алар 150 ел дәвамында Буада йортлар салганнар, бодай үстергәннәр, сату иткәннәр. Тереховлар нәселендә беренче сәүдәгәр булып Степан Никитович тора. Ул Буага Рязань өлкәсеннән 1867 елга кадәр килә.
Аның улы – Евгений Владимировичның бабасының бабасы – Яков Степанович Буа шәһәре башлыгы итеп тә билгеләнә. Икенче гильдия сәүдәгәре революциягә кадәрге Россиядә зур эшләр алып бара. Шәһәр башлыгы вазифасы аның югары иҗтимагый статусын һәм шәһәр үсеше өчен җаваплылыгын ассызыклый.
Әлеге һәм тагын бик күп кызыклы мәгълүматларны ул гаиләсе тарихын өйрәнгәндә ачыклый. Бүген ул аларны музейда медицина училищесы студентларына җиткерде.
– Максатым яшьләрдә үз нәселләре белән кызыксыну уяту. Бәлки алар арасында да нәселләре танылган шәхесләргә барып тоташучылар бардыр. Архивларда күп мәгълүмат табарга була, – диде ул.
Нәсел җепләре башланган җиргә ул гаиләсе – хатыны, кызы һәм улы белән килде. Музейга Пенза яклары белән бәйле истәлекле бүләкләр тапшырды. Өйрәнүне дәвам итеп, әле бу якларга кабат кайтачагын әйтте.
Нет комментариев