Татарстан вице-премьеры эшлекле сәфәр белән Буада булачак
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан вице-премьеры эшлекле сәфәр белән Буада булачак

Бүген, 27 октябрьдә, Буага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эшлекле сәфәр белән киләчәк.

Ул Әлшик урта мәктәбендә Агротехнологик классны тантаналы ачачак. Капиталь ремонттан соң Ял үзәген һәм район мәдәният йортының яңа бинасын ачу («Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында) булачак. Шулай ук министр Буа шикәр заводында булачак һәм генераль директор Андрей Ермоленко белән очрашачак. Анда авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашында шикәр чөгендерен кабул итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. 

Делегация составына шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗәнов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәзит Салихов та керәчәк.


Нет комментариев