Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Валерий Михайлов Мариуполь шәһәрен төзекләндерүдә катнаша һәм СВОдагы егетләргә ярдәм итә

Буа районыннан Валерий Михайлов Мариуполь шәһәрен төзекләндерүдә катнаша һәм СВОдагы егетләргә ярдәм итз

 

Шәмәктән Валерий Михайлов бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә яши. Якташыбыз махсус хәрби операция башланганнан бирле райондашларына даими ярдәм итә. Валерий Николаевич электр генераторлары, бензин пычкылары алып биргән, акчалата да күп булыша.

-Мин төзелеш өлкәсендә эшлим, предприятие җитәкчесе. Безнең кебек егетләр СВОда, шуңа күрә мин аларга ярдәм итүне бурычым, дип саныйм. Ульяновскта да гуманитар ярдәм итүдә өлеш кертәм. Моннан тыш әле тагын без Донецк шәһәрендә төзелеш эшләре дә алып барабыз. Бүгенге көндә егетләр Мариуполь шәһәрендә эшлиләр. Шәмәктән, Күшкедән үзем якыннан белгән егетләр СВОга киттеләр. Араларында яраланучылар да, фронтта гомерләрен биргән геройлар да бар. Биш елдан бирле Шәмәктә СВО ветераннары хөрмәтенә футбол турниры оештырабыз. Миңа спорт якын – үзем кул көрәше буенча спорт мастеры. Һәр чара ул җиңүгә табан бер адым, дип саныйм, - диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев