Бүген район Советының 25нче утырышында депутатларның бердәм тавыш бирүе белән район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде. Район башкарма комитет җитәкчесе вазифасын Ранис Рафис улы Камәртдинов башкарачак. Ул 1981 елгы, Буа шәһәрендә туган, әлеге вазифага билгеләнгәнче Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтчелеге идарәсенең Яңа Савиново бүлеге начальнигы булып...
Бүген район Советының 25нче утырышында депутатларның бердәм тавыш бирүе белән район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде. Район башкарма комитет җитәкчесе вазифасын Ранис Рафис улы Камәртдинов башкарачак. Ул 1981 елгы, Буа шәһәрендә туган, әлеге вазифага билгеләнгәнче Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтчелеге идарәсенең Яңа Савиново бүлеге начальнигы булып эшләгән. Өйләнгән, ике баласы бар.

фото: ufmd.ru
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев