Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа ветеринария техникумына укырга керүчеләр иң күп гаризаларны хокук саклау эшчәнлеге белгечлегенә тапшыралар

Буа ветеринария техникумына укырга керүчеләр иң күп гаризаларны хокук саклау эшчәнлеге белгечлегенә тапшыралар


 

 

Лилия Илгизовна Хайретдинова, Буа ветеринария техникумының уку-укыту эшләре буенча бүлеге секретаре, кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре:

- Быел Буа ветеринария техникумында абитуриентлар өчен электр белән тәэмин итү, программа тәэмин ителешенә идарә итүне эшләү, матурлык индустриясе технологияләре яңа бүлекләре ачылды. Шулай ук булачак бакчачы коррекцион төркеме җыябыз, ә менә икътисадчыга укырга быел кабул итмибез. Традицион юнәлешләр буенча ветеринар, хокук саклау эшчәнлеге,  газ белән тәэмин итү җиһазларынн монтажлау һәм эксплуатацияләү, ашчы-кондитер һөнәрләренә, икенче ел инженерлык корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә белгечлеккә укучыларны  элеккечә кабул итәбез. Барлык төркемнәргә дә түләүсез нигездә 25әр кеше кабул ителә. Укырга керү аттестаттагы уртача балларга карап хәл ителә. Ә хокук саклау эшчәнлеген сайлаучыларга  физкультурадан керү сынавы бар. Ул 17 августта булачак.  24 июльгә абитуриентлардан 201 гариза кабул ителде. Хокук саклау эшчәнлеге бүлегенә гариза бирүчеләр арасында конкурс барлыкка килде. Газчыга укырга гаризалар күп. Тик узган ел белән чагыштырганда әле абитуриентлар агымы азрак. Кабул итү комиссиясе ахыргача эшләячәк. Башка регионнардан кызыксынучылар күп. Мәсәлән, Казахстаннан ветеринар булырга теләүче бер егетне көтәбез.

Сүз уңаеннан кабул итү рәсми рәвештә 15 августка кадәр бара. Әгәр төркемнәр тулысынча тупланмый калса, аларга кабул итү  ел ахырына кадәр дәвам ителәчәк.

Техникумны тәмамлаган ветеринарларга ихтыяҗ зур, быелгы чыгарылыш хокук саклау эшчәнлеге белгечләре 100 процент диярлек эшкә урнашты,  ашчы-кондитерларга сорау югары. Алар күбрәк стройотрядта эшләгән урыннарына урнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев