Узган шимбәдә шәһәрдә яшәүче 1965 елгы хатын-кызның квартирасында телефон шалтырый. Трубкада таныш булмаган тавыш белән аңа улының Казанда юл-транспорт һәлакәте ясап, яшь кызны бәрдерүен әйтәләр. Аннан трубкага икенче бер ир-ат үзен тикшерүче итеп әлеге буалы хатын-кыз белән сөйләшә башлый. Ул ана ДТП ясаган улы өчен 150 мең сум акча күчерсә,...
Узган шимбәдә шәһәрдә яшәүче 1965 елгы хатын-кызның квартирасында телефон шалтырый. Трубкада таныш булмаган тавыш белән аңа улының Казанда юл-транспорт һәлакәте ясап, яшь кызны бәрдерүен әйтәләр. Аннан трубкага икенче бер ир-ат үзен тикшерүче итеп әлеге буалы хатын-кыз белән сөйләшә башлый. Ул ана ДТП ясаган улы өчен 150 мең сум акча күчерсә, бу факт буенча җинаять эше кузгатылмаячагын әйтә. Ана алар әйткән абонент номерларына йортта булган барлык акчаны җыеп, 92 мең сум акча күчерә. Бу вакытта "тикшерүче" аның белән даими элемтәгә тора, акча күчерүне каушата. Акча күчергәч ана, ниһаять, улына шалтырата. Ул аның белән барысы да әйбәт булуын, берниди ДТП ясамавын ачыклый. Ә начар хәбәрне җиткерүче "тикшерүче" башка элемтәгә керми.
Шул ук көнне кичен мошенниклар охшаш хәбәр җиткереп шәһәрнең икенче бер квартирага да шалтыраталар. Аңардан да җинаять эше кузгалтмау өчен 200 мең сум акча сорыйлар. Тик әлеге 52 яшьлек ана аларның мошенниклар икәнен белеп ала, телефоннан сөйләшүне туктата.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев