Кичә, бүген, иртәгә

Буада автомобиль салоныннан акча, документлар һәм бензин урлаганнар

25еннән 26 сентябрьгә каршы төндә авылдагы бер йорт каршында калдырылган "ВАЗ- 2107" автомобиле салоныннан билгесез затлар 1 мең сумга якын акча, ике йөртүче таныклыгы, 4 банкомат карточкасын урлаганнар. Караклар моның белән генә тукталып калмыйча, автомобильнең бензин багыннан 25 литр бензин да агызып киткәннәр. Бу хакта полициягә автомобиль хуҗасы хәбәр иткән....


25еннән 26 сентябрьгә каршы төндә авылдагы бер йорт каршында калдырылган "ВАЗ- 2107" автомобиле салоныннан билгесез затлар 1 мең сумга якын акча, ике йөртүче таныклыгы, 4 банкомат карточкасын урлаганнар. Караклар моның белән генә тукталып калмыйча, автомобильнең бензин багыннан 25 литр бензин да агызып киткәннәр. Бу хакта полициягә автомобиль хуҗасы хәбәр иткән. Хәзерге көндә урлау факты буенча тикшерү бара.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


25еннән 26 сентябрьгә каршы төндә авылдагы бер йорт каршында калдырылган “ВАЗ 2107” автомобиле салон...

Нет комментариев