Бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчә чиратлашып өлгерә тора.
Бакча җиләгеннән соң ук кура җиләге кызарды, карлыганнар каралды, крыжовниклар пеште. Кулланудан артканын сата да башладылар. Бер кило кара карлыган өчен 250 сум сорыйлар, кура җиләген килосын 300-350 сумнан тәкъдим итәләр, ежемалинаны – 350-400 сумнан, чияне - 150-200 сумнан, крыжовникны 200 сумнан саталар. Яшелчәләрдән яңа өлгергән кыярның килосына 75 сум, сарымсакның 200 сум тора. Ә кырдан җыйган мәтрүшкәләрнең бер бәйләме 75 сум.
Нет комментариев