Коткаручылар кичә чак кына су астына китмәгән баланы исән-сау алып калганнар.
Сәгать 16.35тә "Глонасс 112" системасына бу хакта хәбәр килгән. 12 яшьлек малай су коенганда суга батып, тончыга башлаган. Пляжда дежур торган ОСВОД коткаручылары шунда ук ярдәмгә ашыкканнар. Алар баланы тиз арада коткарып, ярга алып чыкканнар һәм реанимация чараларын үткәргәннәр. Бала коткарылган һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырылган. Малай район үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатылган.
Гадәттән тыш эшләр министрлыгы кисәтә:
- балаларны сулыклар янында күзәтүсез калдырмагыз;
- балаларны йөзәргә өйрәтегез;
- су коену өчен бары тик җиһазландырылган пляжларны гына сайлагыз;
судагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барыгыз.
Нет комментариев