Буада “Бердәм Россия” җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗәгә эшлибез!” хисап-программа форумы узды
Буада “Бердәм Россия” җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗәгә эшлибез!” хисап-программа форумы узды
Буада «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең «Нәтиҗәгә эшлибез!» хисап-программа форумы булып узды

Буаның мәдәни үсеш үзәгендә узган форумның эшендә райондагы «Бердәм Россия» партиясенең район активы, район һәм җирлек депутатлары, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Бу форумның максаты – республикабызда, Буа районында биш ел элек «Бердәм Россия» партиясе кабул иткән программаның үтәлешенә йомгак, алдагы бурычларның юнәлешләрен билгеләү булды.

Моннан биш ел элек, VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына әзерлек барышында «Бердәм Россия» Халык программасы 2021 елның августында кабул ителгән иде. Бу программа күп төрле тәкъдимнәр һәм халык мөрәҗәгатләре нигезендә формалаштырылды. Районыбыз халкы да бу исәптән программага үз тәкъдимнәре белән бик актив катнашты.

Әлеге программа кысаларында Буа районында социаль объектлар төзелде, авылларда мәктәпләргә, мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Шәһәрдә һәм авылларда юллар салынды. Мисал өчен быел Буада сәламәтлеге чикле балалар өчен яңа мәктәп файдалануга тапшырылды. Узган ел Кайбыч авылында мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Шулай ук авыллар һәм район арасында юллар салынды.

Форумны «Бердәм Россия» Буа җирле бүлеге сәркатибе, Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов ачты. Ул «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең эшчәнлеге һәм районда төзелеш, юллар, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә башкарылган эшләр, район җитәкчелегенең районда яшәүче халык белән ни рәвешле тыгыз элемтәдә яшәве, булган проблемаларны уртага салып хәл итү юллары турында сөйләде.

Иң күп сораулар электрон җәмәгатьчелек кабул итү системасы аша килүен ассызыклады. Буалыларның һәрбер эштә актив булулары турында да әйтеп узды. Мәгариф, мәдәният коллективлары, яшьүсмерләр хәрәкәтләре, ветераннар советы әгъзалары бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләргә ярдәм итүдә активлык күрсәтәләр. Ранис Рафисович буалыларның әлеге адымын халыкның бердәмлеге дип атады.
Аннан буалылар ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин чыгышын тыңладылар Ринат Рәүфович, соңгы биш ел эчендә Буа районында халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга йөз тоткан эшләргә тукталды. Шуларның берсе - авылларга чиста су сузу, шәһәр белән авыл арасын гына түгел, ә авыл урамнарында да юллар салу программалары турында сөйләде.

Киләчәктә республикада коммуналь структураларны модернизацияләү буенча масштаблы эшләр башкарылачагын белдерде.
Буалылар белән очрашуга Россия Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да килгән иде. Ул Буа районы һәм аның халкы күпмилләтле Россиянең бер өлеше булуын, районның елдан-ел үсешен, алга баруын мисаллар китереп сөйләде.

Киләчәктә дә төп максат халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту булачагын ассызыклады.
Гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатларында 2026 елның 1 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы булдырылды. Ранис Камәртдинов әлеге проект хезмәт традицияләрен саклауга һәм алга таба үстерүгә ярдәм итү ул, дип әйтте. Анда барлыгы 148 буалының исеме кертелүен белдерде.
-Ул төрле һөнәр ияләренең Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен ачык күрсәтә. Бу өлкәдә район үзенең традицияләрен югалтмады, ел саен нәтиҗәләр буенча һәр тармакта югары уңышларга ирешкән шәхесләр зурлана, аларның исем-фамилияләре район Мактау тактасына кертелә, диде.
Форум ахырында залдан сораулар яңгырады һәм спикерлар аларга җаваплар бирделәр.
Бүгенге чарада Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да бар иде. Форум башланганчы кунаклар Боерган авылында авыл җирлеге административ бинасын тантаналы рәвештә ачтылар.
Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев