Буада ир-ат үз өендә югарыдан егылып төшеп, “ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче үлгән
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ир-ат үз өендә югарыдан егылып төшеп, “ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче үлгән

Бәхетсезлек 16 июньдә булган. 10 сәгать 55 минутлар тирәсендә район үзәк дәваханәсенең “ашыгыч ярдәм” бүлегенә шалтырату килә.

Анда 1964 елгы ир-атның югарыдан егылып төшүе турында хәбәр итәләр. Медицина хезмәтчелеге килеп җиткәнче, ир-ат үлгән була.
Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат үзе яши торган йортында баскыч белән югарыга менгән була. Кинәт баскычы авып китеп, тимердән ясаган помидор таякларына егылып төшкән.  Аны әнисе күргән, нәтиҗәдә алган яралары гомере өзелүгә сәбәп булган.


Нет комментариев