Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада кичә янгын чыкты. Янып үлүче бар (фоторепортаж)

Ефремов урамында урнашкан йортларның берсендә янгын чыгу турында 111 номерлы янгын частена 22 сәгать 41 минутта хәбәр итәләр. Биш минуттан бәла булган урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләрне янгынны күрүчеләр каршы ала, алар өй эчендә ике өлкән кеше булу мөмкинлеген әйтәләр. Бу вакытта йорт тәрәзәләреннән куе төтен чыга, берсеннән ялкын телләре...

Ефремов урамында урнашкан йортларның берсендә янгын чыгу турында 111 номерлы янгын частена 22 сәгать 41 минутта хәбәр итәләр. Биш минуттан бәла булган урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләрне янгынны күрүчеләр каршы ала, алар өй эчендә ике өлкән кеше булу мөмкинлеген әйтәләр. Бу вакытта йорт тәрәзәләреннән куе төтен чыга, берсеннән ялкын телләре дә күренә торган була. Утны йөгәнләү өчен суны тәрәзәдән сиптерәләр. Эчкә кергән ГДЗС звеносы 22 сәгать 48 минутта коридорда аңсыз яткан 1940 елгы хатын-кызны табып, саф һавага алып чыгалар, аңа табибларга кадәр ярдәм күрсәтеп аңга китерәләр һәм "Ашыгыч ярдәм" бригадасына тапшыралар. 1942 елгы ир-атның мәетен 23 сәгать 21 минутта өйнең ерак бүлмәсеннән табып алалар. Янгын частеннан алынган мәгълүматларга караганда, ут тәмәке тартканда саксызлык аркасында элгән дип фаразлана.

Өстәмә фотолар җибәргән өчен сайтыбызны укучыга да рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев