Буада пляж күлендә бата башлаган бала Казан балалар клиник дәваханәсенә озатылган
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 яшьлек ир-баланы пляж буендагы коткаручылар судан алганнан соң, аны район үзәк дәваханәсенә озатканнар. “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгы хәбәр итүенчә, рәсми пляжда суда куркынычсызлыкны тәэмин итүче хезмәткәрләр баланың бата башлавын күреп алып, аңа тиз арада реанимацияләү чаралары күрсәтәләр. Балага беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, ул Буа район үзәк дәваханәсенә озатыла һәм реанимация бүлегенә урнаштырыла. Хәзерге вакытта ул ДРКБда дәвалану уза.
Нет комментариев