Буада террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды (+фото)
Район Советының утырышлар залында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
Аны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремееев алып барды. Районда куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Рәмис Галимов чыгыш ясады. Ул быел уздырылачак шәһәр көнендә үзәк паркта булдырылачак контроль постлар хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бәйрәмгә керү ике яклап: Космовский урамы һәм үзәк мәйдан ягыннан ике керү юлы булачак. Җәмәгать тәртибен саклауда полицейскийларга ярдәмгә “Форпост” отряды яшьләре һәм ирекле ирекле халык дружинасы вәкилләрен җәлеп итү мөмкинлеген әйттеләр. Шулай ук уку елы башланганда шәһәрнең ике мәгариф учрежениесе җитәкчелеге үзләрендә эчке исәптә торучы укучылар турында мәгълүмат бирергә тиеш. Соңыннан Рәмис Илдар улы быелгы сайлауларга да әзерлек эшләре баруын хәбәр итте.
Район мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Македонская да мәктәпләрдә план буенча террорчылыкка каршы көрәш чаралары турында доклад сөйләде. Район уку йортларында куркынычсызлык буенча бөтенроссия өйрәтүләр, төрле чаралар үткәрелгән.
Шулай ук башка ведомстволар да отчет бирде. Буа мөхтәсибәте һәм Троицк чиркәве әһелләре дә “авыр” гаиләләргә ярдәм итү хакында әйтеп узды. Соңыннан Илдар Еремеев әлеге эшне бергәләп дәвам итәргә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев