Казма авылына терәлеп үк Зөя елгасы ага. Шуңа микән иң беренче шик тә шул елгага төшә: яшүсмерне водолазлар да эзләде хәтта. Тик су болганчык, пычрак, агым тиз булганга эзләү эшләре шактый авыр. Ә вакыт уза тора, Илназның югалуына бүген уникенче көн.
Гөлшат һәм Илгизәр Шибаевлар биш балага гомер биргән: өч кыз, ике малай. Гаилә Казма авылында Гөлшат ханымның әти-әнисе нигезендә яши, шулай ук Буада фатирлары бар. Илгизәр әфәнде Казаннан.
"Урамда озак йөрми иде"
Илназ - гаиләдә төпчек бала, икенче төркем инвалид. Ул Буада М. Вахитов исемендәге гимназиянең коррекция классында укыган.
-Илназның су тирәсенә барганын бер дә күргәнем булмады, - ди Казма авылы мәдәният йорты мөдире Гөлфия Гыйниятуллина. - Бер ияләшкән бала гел шунда бара бит ул. Илназ курка иде. Бик жәллибез үзен, табыла гына күрсен.
Әнисе Гөлшат ханым да бу фикерне куәтләде. Илназның моңа кадәр Зөягә төшкәне булмаган.
-Буада укыгач, авылга атна ахырында гына кайта иде ул, - ди әнисе. - Ә бу көнне исә мин дә Буада идем. Мәктәптән кайту белән "Авылга китик" дип бәйләнде. Такси белән кайттык. Өйдә пирог, кабартмалар белән чәй эчте. Шуннан соң урамга чыгып китте, аның шулай йөреп керә торган гадәте бар иде. Бу кичке 5нче яртылар тирәсе. Гомердә дә алай озак йөргәне булмагач, 6лар тирәсендә эзли башладым. Авылда без йөрешә торган Фрия апа яши. Иң беренче анда түгел микән дип, шунда чаптым. Тик ул анда сугылмаган. Илназның аларга бармый калган көне юк иде. Буага китмәдеме икән дип, кызыма шалтыраттым. Анда да юк.
Илназ өч ел Казандагы махсус мәктәптә дә укып кайткан. Башкаланы яратмаган булса кирәк, Буага кайткач, шатлыгының иге-чиге булмаган. Укырга да теләп йөргән. Билге куймасалар да, укудан очынып кайткан.
-Анда-монда барам дигән сүзе дә булмады, - дип көрсенә әнисе. -Берәрсенә үпкәсе барын да сиздермәде. Берәр машинага утырып китмәдеме икән дип тә шикләнәм. Әллә ничә күрәзәчегә дә бардык инде. Баштарак "Судан, яр буйларыннан эзләгез" дисәләр, хәзер "урман, посадкаларада адашып йөрми микән?" диләр. Берсе дә үлгән дип әйтми. Үзем дә исән дип көтәм. Төшемә дә керми ичмаса, берәр билге булыр иде.
"Илназ өйдә, бүген укырга килми"
Иң кызыгы шул, бала югалу турында хокук саклау органына Илназның әти-әнисе түгел, ә гимназия җитәкчелеге хәбәр итә.
-Илназны укудан апасы килеп ала иде, - ди директор Линар Зиннәтуллин. - 14 көнне дә ул энесен алырга килгән, сыйныф җитәкчесеннән: "Иртәгә укыргамы?" дип сораган. Бу көнне малайның әнисе дә Буага килгән булган. Каникулга санаулы көннәр калуга карамастан, ул аны авылга алып кайтып киткән. Хәер, бу очрак беренче генә түгел. Элегрәк тә атна уртасында алып кайтып, иртән мәктәп автобусына утыртып җибәрә иде ул аны. Тик 15 көнне Илназ укырга килмәде. Сыйныф җитәкчесе шундук әнисенә шалтырата. Гөлшат ханым исә: "Илназ өйдә, бүген укырга килми" дип җаваплый. 12ләр тирәсендә укытучы кабат шалтырата. Бу вакытта исә трубканы күршеләре ала да: "Илназ кичәдән бирле юк бит инде" дип елап җибәрә.
Менә шуннан соң гимназия полиция, коткаручылар хезмәтен күтәрә. Мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәпнең тәрбия эшләре һәм хуҗалык эшләре буенча директор урынбасарлары, Илназның сыйныф җитәкчесе Казмага юл ала.
"Машиналарга утырып китә торган гадәте булган"
-Илназ - икенче төркем инвалид, - ди директор. - Сөйләме аңлаешсыз, "апа", "абый" сүзләрен генә ачык әйтә. "Эх-эх" авазы белән аңлата үзенә кирәген. Шулай булса да, агрессив түгел, усаллыгы юк, йөзеннән елмаю китми, һәр кеше белән исәнләшергә тырыша. Минем белән көнгә әллә ничә мәртәбә кул биреп күрешә иде. Тәмле ашарга ярата. Ашханәдә өстәмә порция алып та ашый. Ир бала булгангадыр инде, машиналар ярата. Гимназия яныннан машина үтеп китсә дә, аңа кул күтәреп кала иде. Авылда да машиналарга утырып китә торган гадәте булган. Тик авыл халкы инде аны бер урам әйләндереп, кире кайтарып куйган. Шуңа күрә, бу көнне дә чит машинага утырып китмәдеме икән дип шикләнәбез. Казма авылында бездә эшләүче бер укытучы яши. Ул Илназның Зөягә якын да бармавын, судан куркуын әйтә.
Әниләре артык пошынмый кебек тоела миңа. Баласын алсаң, эт тә ырылдый, мәче дә каршылык күрсәтә бит. Болар исә артык тыныч. "Тәмәке алырга чыгарып җибәргән идек, шуннан кайтмады" дип әйтәләр икән. Илназның абыйсын да күргән идем, "Водолазлар судан тапмады бит, кайтыр әле, исәндер" диде. Аларның оптимистик уйлары әйбәт, билгеле. Тик бала бит ул, кызганыч.
Берәрсеннән куркып качып утырмый микән дип, гимназиянең подвал-парникларыннан да, якын тирә авыллардан да эзләгәннәр малайны. Тик файдасыз.
-Күзгә-башка чалынса, аны танымый калып булмый. Карап торышка ук сәламәт бала түгел икәнлеге аңлашыла. Кыскарак кына буйлы, әзрәк бөкресе дә бар, - ди Линар Зиннәтуллин. - Күренсә, аңа халык та, полиция дә игътибар итәр иде.
Илназ әлеге сыйныфка дүртенче бала булып килеп кушылган. Кызганыч, узган ел Илназ исемле адашы шулай ук фаҗигале төстә вафат булган. Директор сүзләренчә, Илназ Шибаев та югалуына бер атна элек бер әби үлгәч, зиратка барган. Шунда ул да: "Мин дә үләм бит" дип ычкындырган. Әллә Ходай андый балаларга эчке сиземләү биргәнме, белмәссең... Тик шулай да бер гөнаһсыз баланың исән-имин әйләнеп кайтуын телибез.
Нет комментариев