Буадан Мифтаховлар бәхетле булырга бервакытта да соң түгел, диләр
Рузилә ике улы белән тормыш көткәндә юлында Илнурны очрата һәм аның иңнәре авыр йөктән җиңеләеп калгандай була.
Ачык йөзле, бер күрүдә каенана-каенатасын якын иткән килен өйдә беренче көннән “үзләренеке” була. Тәтеш районының Келәш авылы кызы шулай итеп Буа якларына күченеп килә. Илнурның кулыннан килмәгән эше юк, үзеңне дә, гаиләңне дә ашатырлык һөнәр, дип, мәктәпне бетергәч үк эретеп ябыштыручыга укый ул. Укуы бер, яратып, кызыксынып эшли дә башлый. Ә Рузилә кияүгә чыккач, Буаның май-сыр комбинатына урнаша. Яшь гаилә, үз түбәбез булганчы, дип, бер ел квартирада яши. Әмма Мифтаховлар мөмкин кадәр тизрәк үз түбәләрен булдырырга телиләр.
-Икебезнең дә рәсми эш урыннарыбыз бар, квартирада яшәгән өчен акча түләгәнче, ипотека алыйк, дип уйладык та шәһәрнең Комаров урамыннан йорт барып карадык. Көнбатыш бистәгә якын, мәктәп, балалар бакчасы да ерак түгел. Балалар җәяүләп тә йөри алалар, дидек. Барысын да утырып исәпләдек. Өч ел элек шул йортка күчендек, - дип сөйли хуҗабикә.
Уллары Исмәгыйль тугач, Рузиләгә өченче балага дәүләт ярдәме күчә. Шулай итеп бер миллион сум торган йортның бурычы шактый кими. Өйгә ремонт, йортка җиһазлар кирәк булуы да үзен сиздерә. “Әмма беренче көннән үз түбәләре булуы сөенечен берни дә алыштыра алмады”, - диләр, алар. Аннан Эмиль туа, бишенчеләре Адель да хәзер инде тугыз айлык. Без болар турында да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көне җитәрәк барысы белән дә алгы яктагы зур диванга утырып сөйләштек.
-Әлләни зур ремонтлар кубарып булмый әлегә. Шулай да матурда яшисе килә бит. Мәктәптә укучы балаларга дәрес әзерләргә тыныч булсын, дип аерым бүлмәләр бүлдек. Түшәмнәрен яңарттык, обойлар ябыштырдык, сулар, туалет-юыну бүлмәләрен дә ясадык. Балалар матурны күреп үссеннәр, дибез. Барысын да сөйләп бетертәсез ахыры инде, алга табан тагын хыяллар: өйгә өстәп мунчалар белән бергә янкорма ясарга, ремонтны җәелдерергә планлаштырабыз, - ди Илнур бер генә соравыбызны җавапсыз калдырмыйча.
Бүген И с м ә г ы й л ь б е л ә н Эмиль да балалар бакчасына бармаганнар иде. Абыйлары Ислам белән Рәсим егетләрне футбол тибәргә алып ч ы г ы п к и т т е л ә р . Кечкенәләрнең икесен дә капкага бастырганнар. Аларның чапканын күреп Адель да әнисе кулыннан төшәм, ди әле. Рузилә белән Илнур барысы да бер вакытта үскәндә балалар мәшәкатьле булсалар да, алар белән рәхәт вакытларның күбрәк булуын әйтәләр. Ир туганнар үсеп җиткәч берберләренә терәк булырлар, дип өмет итә алар. Әлеге материалн ы г а и л ә б ә й р ә м е уңаеннан, меңнәр арасыннан бер-берләрен эзләп табып, берни алдында куркып калмыйча ике ояны бергә куша белгән, балаларга тигез гаилә җылысы биреп тәрбияләгән парларга багышладык. Рузилә и р е н е ң ә т и - ә н и с е, туганнарының, ике баласы белән үз итеп кабул иткәннәре өчен дә, Илнурының минем бәхетем өчен тугансың, дип әйтә белүе өчен дә бик рәхмәтле. Ә Илнур: “Рузиләнең күзләрендә д ә, с ү з л ә р е н д ә д ә үзенә күрә бер гадилек күрдем, шуның өчен яраттым”, диде. Күпләргә үрнәк булып, кешеләргә бәхетле булырга беркайчан да соң түгеллеген кат-кат исбатлап тигезлектә, бәхетле булып яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев