Буалы пенсионер көмешкә саткан
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы пенсионер көмешкә саткан

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 66 яшьлек ир-ат көмешкә кайнатып саткан.

Район полицейскийлары “Тикшерү өчен стаып алу” оператив-профилактик чарасы барышында аңардан 0,5 литрга контроль сатып алганнар. Көмешкәче әлеге кырын эше турында: “Пенсия акчасы җитми, бераз өстәмә акча эшләргә булдым”, дип акланган.

Хәзерге вакытта әлеге ир-атка карата административ эш кузгатылган. Аңардан алынган алкоголь продукциягә экспертиза үткәрәләр.


Нет комментариев