Кичә Ял үзәгендә Тәтеш шәһәреннән икенче төркем инвалид Айрат Гайнуллинга ярдәм йөзеннән оештырылган һәм ул анда үзе чыгыш ясаган концертка буалылар зал тутырып диярлек килделәр.
Автор-башкаручы Айраттан башка анда Казаннан Алиса Самойлова, татар эстрадасыннан Римма Никитина да чыгыш ясадылар. Айрат-Анжейның каты авырудан соң әлеге беренче концертын оештыручы Буадан Эльвира һәм Илдар Гарифуллинар районыбызда мәрхәмәтле кешеләр күплегенә ышандык, диләр. Алар концертны оештыруда зур ярдәм күрсәткән “Буинск-информ”, район үзәк дәваханәсе, веттехникум, медицина училищесы, КСЮИ, БуЭС, энергосбыт, “Мелиорация” ПМКсы коллективларына, түләүсез зал биргән Ял үзәгенә зур рәхмәт белдерәләр.
Җыелган акчалар Айратка булачак операция өчен тотылачак.
Нет комментариев