.
“Әбиемнең бакчасында мәк чәчәге үсеп чыккан. Аны беркем чәчүче юк, орлыгын җил очырып китергәнме, белмибез. Аны күрүгә үк йолкып ташладык инде. Әби тагын үсеп чыгар, полиция хезмәткәрләре җәза бирерләр, дип курка. Бакчада ялгыш үскән бер-ике төп кыргый мәк үскән өчен җаваплылык бармы? Г. САБИРОВА. Буа шәһәре.”

Сорауга район эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәмис ГАЛИМОВ җавап бирә:
– Әгәр дә кеше составында нарко - тик матдәләр булган үсемлекләрне махсус уйлап үстермәсә, ул вакытта беренче тапкырга кисәтү ясала һәм үсемлекне юк итәргә билгеле бер срок бирелә. Кисәтү ясалган эш башкарылмаса, аңа карата административ эш кузгатыла.
Нет комментариев