Буалылар СВОда хезмәт итүче егетләргә даими ярдәм итеп, җиңүне якынайтуга өлеш кертә
Буалылар СВОда хезмәт итүче егетләргә даими ярдәм итеп, җиңүне якынайтуга өлеш кертә

Тиздән махсус хәрби операция зонасына районнан чираттагы ярдәм озатылачак. Шәһәрнең Космовский урамындагы төп штабка ярдәм китерүчеләр исемлеге көннән-көн озыная. Кабул итү пункты ишекләре ел әйләнә се ачык: шимбә-якшәмбедән кала волонтерлар график буенча 8дән 17 сәгатькә кадәр эш урынында. Соңгы тапкыр май ае урталарында составында район җитәкчелеге булган гуманитар йөк илтүче кәрван Луганск, Донецк республикаларында, Херсон, Запорожье өлкәләрендә хезмәт итүчеләр янында булып, хәрбиләрнең үзләре белән күрешеп, посылкаларны тапшырып кайттылар. Барлыгы 3000 километрдан күбрәк юл уздылар. Буалыларның тагын август башларында хәрбиләр янына барачаклары фаразлана. Хәрбиләргә пилотсыз очкыч аппаратлары, рацияләр, маскировкалау челтәрләре пычкылар, юеш сөлгеләр кирәк, дип хәбәр итәләр.

Генератордан алып мунчалага кадәр
Кү п т ә н т ү г е л К а з а н шәһәрендә яшәүче якташларыбыз, әтиле-уллы Ирек һәм Ринат Насретдиновлар штабка дизель генераторы китергәннәр. Генераторлар хәрби зонада иң кирәкле приборларның берсе. Гаилә башлыгы Ирек Шәр ә ф елисламовичның әлеге гамәле ир балалар тәрбияләүче күп әтиләргә үрнәк булып тора. Буал ы л а р г о с п и т а л ь л ә рдә дәваланучыларга да ярдәм итүне үзенең бурычы итеп саный. Күптән түгел шәһәрдән Га й ф ул л и н н а р г а и л ә се госпитальләрдә реабилитация узучы хәрбиләргә ике инвалид коляскасы һәм памперслар китерделәр. Буалылар бер үк вакытта гуманитар йөк илтергә баргач, госпиталь ләргә дә медицина кирәк-яраклары алып баралар. Май аенда алар “Ахмат” подразделениясе һәм Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләре д ә в а л а н у ч ы х ә р б и госпитальдә булып, медикаментлар, инвалид арбалары, култык таяклары, азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Ранис Камәртдинов бу хакта үзенең МАХ каналында сөйләде. Сәламәтлекләре чикле ике бала тәрбияләүче әни Алсу Муллинаның да җиңүгә ке р т кә н ө л е ш е һ ә р ке м күңелендә аңа карата хөрмәт уята. Алсу бу юлы хәрбиләргә 30 данә мунчала бәйләп китергән.
-Мин штаб хезмәткәре Резеда Илгизәровна белән элемтәдә торам. Хәлемнән нәрсә килә, шуның белән ярдәм итәм, дип, башта берничәне генә бәйләдем. Аннан, Алсу, бәйлә, егетләргә синең мунча лаң кир әк диделәр,- дип сөйли ул.
Гуманитар штабтан алынган мәгълүматларга караганда, чираттагы гуманитар ярдәм җыю бүгенге көндә актив дәвам итә. Үзләреннән даими өлеш кертүчеләр арасында райондашлар да, фермерлар да, эре һәм вак оешма-предприятиеләр дә, мәктәп-балалар бакчалары коллективлары да бар.

Кечкенә генә ярдәм дә зур көчкә ия.
Шәмәк егете өлеше Шәмәктән Валерий Михайлов бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә яши. Якташыбыз махсус хәрби операция башланганнан бирле райондашларына даими ярдәм итә. Валерий Николаевич электр генераторлары, бензин пычкылары алып биргән, акчалата да күп булыша. -Мин төзелеш өлкәсендә эшлим, предприятие җитәкчесе. Безнең кебек егетләр СВОда, шуңа күрә мин аларга ярдәм итүне бурычым, дип саныйм. Ульяновскта да гуманитар ярдәм итүдә өлеш кертәм. Моннан тыш әле тагын без Донецк шәһәрендә төзелеш эшләре дә алып барабыз. Бүгенге көндә егетләр Мариуполь шәһәрендә эшлиләр. Шәмәктән, Күшкедән үзем якыннан белгән егетләр СВОга киттеләр. Араларында яраланучылар да, фронтта гомерләрен биргән геройлар да бар. Биш елдан бирле Шәмәктә СВО ветераннары хөрмәтенә футбол турниры оештырабыз. Миңа спорт якын – үзем кул көрәше буенча спорт мастеры. Һәр чара ул җиңүгә табан бер адым, дип саныйм, - диде ул.

“Абыйны югалттым, ярдәм итүдән туктамыйм”
Бу - Таковарда туып үскән Алексей Федоров сүзләре. Аның бертуган абыйсы Павел Федоров СВОга мобилизация буенча чакырыла һәм шушы көннәрдә гаиләгә кайгылы хәбәр кайта. Кем - кем, ә Алексей СВОда ярдәмнең никадәр кирәклеген яхшы белә һәм хәленнән килгән кадәр үз өлешен кертә. Алексей дүрт ел дәвамында штабта гуманитар йөкне төяп юлга озатуда зур ярдәм итә. Энесе вафатыннан соң, ул тагын бер авыру туганын үз тәрбиясенә алган. - Авылда туганнарым бар, Буа якларына еш кайтам. Абыйны югалту бик авыр булды. Әле бит анда егетләребез ут астында, аларны ташларга ярамый. Гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче төркемнәргә хәлемнән килгән кадәр өлешемне кертәм, - диде ул. Буаның Космовский урамындагы гуманитар ярдәм җыю штабында бүгенге көндә ярдәмне кабул итү, СВОдагы хәрбиләр белән элемтәдә торып, аларны тапшыруга әзерләнү эше бара. Буалылар бу юлысы 17нче тапкыр юлга чыгачаклар. Без бергә һәм җиңүгә кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев