Буаның Чуаш Киштәге авылы балалары чуашча, татарча, русча, удмуртча бииләр
Чуаш Киштәге авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тамара Петрова белдерүенчә, авылда балалар җыр-бию түгәрәкләре эшләп килә. Беррәттән балалар халык музыка коралларында да уйныйлар һәм театр түгәрәгенә йөриләр.
– Без чуаш милләте биюләрен генә түгел, башка халыкларның да мәдәниятен үстерү өстендә эшлибез. Алар татар, рус, удмурт биюләре элементларын өйрәнделәр. Күптән түгел откан 100 мең грант акчасына төрле милли киемнәр тектердек, - ди Тамара.
Яңа киемнәрдән район сәхнәсенә чыкканнар да инде чуаш Киштәге авылының яшь артистлары.
– Буа районы төрле милләтле яши һәрбер биебез үз тамашачасын тапты, - диде сәнгать җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев