Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буа ветеринария техникумын тәмамлаучы белгечләргә дипломнар тапшырдылар

Бүген Буа ветеринария техникумын тәмамлаучы белгечләргә дипломнар тапшырдылар

Тантаналы чара шәһәрнең Яшьләр паркында узды. Быел уку йорты ветеринария буенча төп белгечләр әзерләүдән башка, тагын җиде юнәлеш буенча белгечләр әзерләгән.  Ветеринария белгечлегеннән кала, гомуми төзелеш эшләре, ашчы, кондитер, газчы, электромонтажчы, бухгалтер, мәгълүмати система һәм программалаштыру юнәлешләре.  Район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләү сүзләрен аларга район  башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремиев ирештерде. Бүген ул хезмәт базарында эшче һөнәренә аеруча сорау зур булуын ассызыклады, веттехникум базасында алган белем белән яңа уңышларга ирешүләрен  теләде. Техникум директоры Илдар Гыйниятуллин үзе дә бүген кулларына алган әзер белгечләрне шатлыклы вакыйга уңаеннан котлады.

Безнең уку йортларын тәмамлап чыккан белгечләр Татарстанның гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә сынатмый хезмәт куялар. Веттехникум конкурентлыкка чыдам, һәркайда үзенә эш табарга сәләтле белгечләр әзерли. Инде күпләрегезнең булачак эш урыннары да билгеле. Төрле конкурсларда катнашып, осталыкны чарлап зур тәҗрибә туплаган укучылар да бар. Куйган максатыгызга тугры калыгыз, сезнең алдыгызда бик күп юллар ачыла. Барыгызга да уңышлар телибез,- диде ул.

Студентларны тәбрикләргә Буа  ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Әхмәтов та килгән иде. Ул аларга инде бүгеннән коллегалары буларак теләкләр теләде, ветеринария бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булуын әйтеп китте. Аннан сәхнәгә укучылар диплом алырга күтәрелделәр. Быел техникумны 178 укучы тәмамлаган, 26 чыгарылыш иң югары өлгергәнлек нәтиҗәсендә “кызыл” дипломга ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев