Бүген Буадан ике гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды
Иң нык һәм тату гаиләләргә бирелүче әлеге бүләкне бүген Буадан 32 ел бергә матур гаилә булып яшәүче Татьяна һәм Сергей Фоминнар, Яңа Тинчәле авылыннан Сиринә һәм Интал Шәйхаттаровлар алдылар.
Татьяна Сергеевна һәм Сергей Викторович икесе дә Буа район үзәк дәваханәсендә табиб булып эшлиләр. Фоминнар 1994нче елда никахлашалар. Пар ике кыз үстерә. Сиринә Заһитовна һәм Интал Харисовичның гаилә стажы 37 ел тәшкил итә. Алар туган авылда төпләнеп, тату гаиләдә ир балалар үстерәләр. Интал Шәхаттаров 40 елга якын гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, тормыш иптәше авыл хуҗалыгында хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев