Өчпочмаклы хатлар килсә, гаҗәпләнмәгез
Бүген "Байрак" газетасы редакциясенә өчпочмаклы хат алдык. Фронттан түгел. Аны шәһәрдән Гөлназ апа Латыйпова хат ташучы Лариса Никифоровны мактап җибәргән. Кайдан килгән өчпочмаклы конвертлар, дип белешә торгач, аңладык: аларны Бөек Ватан сугышы ветераннарына, фронтовиклар толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә бер-берсен бәйрәм белән котлау, аралашып хатлар салу өчен өләшкәннәр. Әлеге идеяның иниациаторы...
Бүген "Байрак" газетасы редакциясенә өчпочмаклы хат алдык. Фронттан түгел. Аны шәһәрдән Гөлназ апа Латыйпова хат ташучы Лариса Никифоровны мактап җибәргән.
Кайдан килгән өчпочмаклы конвертлар, дип белешә торгач, аңладык: аларны Бөек Ватан сугышы ветераннарына, фронтовиклар толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә бер-берсен бәйрәм белән котлау, аралашып хатлар салу өчен өләшкәннәр. Әлеге идеяның иниациаторы булган почта элемтәсе хезмәтчелеге өчпочмаклы конвертларга салган хатларның бернинди марка ябыштырмыйча да Россиянең теләсә кайсы ноктасына барып җитәчәгенә ышандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев